Pesni.guru - сайт для Гуру
Туган җирем, сөйгән авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…
Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең…
Исән булсам, бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.
Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
-----------------------
Другие названия этого текста
- Айгуль Гардисламова - Хуш авылым (0)
- Сомбел Загидуллина - Хуш авылым (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1