Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Син сазынны уйнадын | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте,бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне.
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай.
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар.
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ,терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңрап үтте гомерләр.
Син сазыңны уйнадың.


Другие названия этого текста
  • Айдар Галимов - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ирек Нугуманов - Син сазынны уйнадын (0)
  • Ильхам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -