Pesni.guru - сайт для Гуру
Тормыш сәер - насыйп ярың
Тия дә өлешеңә,
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы.
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез-тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда.
Биргәненә мең шөкер дип,
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1