Pesni.guru - сайт для Гуру
Карлугас канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып кавыштыгыз?
ПРИПЕВ
Котлы булсын туйларыгыз!
Бәхетле көннәрегез.
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.
Чәчегезне үреп-үреп
Чәчләргә бәйләдегез.
Гомергә бер генә булсын
Туй дигән бәйрәмегез!
ПРИПЕВ
Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп
Матур гомер итегез!
ПРИПЕВ
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1