Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Анвар Нургалиев - Хатын кыз күңеле) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кылдан нечкә генә хатын кыз күңеле.
Кыерсытты кемнәр – яшь коя түгелеп.
Бәлки, ялгызлыгы үзәген өтә,
Төннәрен йокысыз бәхетен көтә.

Кемнең яратканы башка яр белән,
Кимсетелгән язмыш яши зар белән.
Хәсрәтен арттырма, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма, ярат.

Кемнең яратканы күңелен киткәндер,
Уйламыйча авыр сүзләр әйткәндер.
Ялгышыңны таны, сагышын тарат,
Елатма син аны, елатма ярат.

Тик назга, сөюгэ лаеклы ярсыз,
Безне яратырга яратылгансыз.
Күз яшьләре кипсен, сагыш таралсын,
Нурлы йөзегездә тормыш яңарсын

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-