Pesni.guru - сайт для Гуру
1.
Бик өзелеп сагынганда
Күккә кара кичләрен
Һаваларга сәйлән булып
Сибелгән саф хисләрем
Кушымта:
Басылмаса сагышларың,
Ташса кабат чамадан,
Кояшлы яңгырлар булып,
Кайтырмын мин яңадан
2.
Назлар булып сөю хисе
Тулыр синең җаныңа
Таң атканчы күңелеңне
Мин урармын моңыма
Кушымта:
3.
Таңнар аткач юкка чыкмас
Гөлгә төшәр сәйләннәр
Назланырсың тагын-тагын
Җыеп чыклы бәйләмнәр
Кушымта:
Другие названия этого текста
- Archie Energizer и Альфина Азхамова - Сөю хисләре (0)
- Arthur Hidden и Альфина Азхамова - Сөю хисләре (0)
- Артур Гафаров и Альфина Азгамова - Сөю хисләре (0)
- А.Гафаров и А.Азгамова - Сөю хисләре (0)
- Артур Гафаров и Альфина Азхамова - Сөю хисләре (0)
- Альфина Азгамова & Артур Гафаров - Сөю хисләре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1