Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Аюпова Зарема - Энкей голе З Аюпова муз. Р. Гиззатуллин суз. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Иркәләп һәм сөеп кенә
Үстерә әнкәй гөлләр
Әнкәй догасыннан тора
Алдагы безнең көннәр.

Туган йорттан киткәч ерак
Булсын дип истәлеге
Бер сабагын алдым өзеп
Әнкәй синең гөлеңнең.

Якынайтып араларның
Гөлең гел чәчәк ата
Күзләремә килә яшьләр
Уйласам синең хакта

Туган йорттан киткәч ерак
Булсын дип истәлеге
Бер сабагын алдым өзеп
Әнкәй синең гөлеңнең.

Әнкәй синең гөлләреңдә
Баладай саф киң күңелең
Беләсең син балакаем
Бик якын да түгелем.

Әнкәемнең үсә гөле
Ямь биреп ерак җирдә
Сагынганда көч аламын
Карыйм да синең гөлгә.

Иркәләп һәм сөеп кенә
Үстерә әнкәй гөлләр


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-