Pesni.guru - сайт для Гуру
Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.
Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.
Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.
Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.
Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.
Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.
Другие названия этого текста
- габделфэт сафин - яп яш чаклар (2)
- Габдельфат Сафин - Япь-яшь чаклар (1)
- Габдельфат Сафин - Япь-яшь чаклар,матур чаклар (1)
- Яп яшь чаклар бар ид - Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю уты Йөрәкләрдә янды ул. Япь-яшь чаклар, Матур чаклар,... (0)
- Габделфэт Сафин - Япь-яшь чаклар (0)
- Габделфат Сафин - Япь яшь чаклар (0)
- Габделфат Сафин - Япь-яшь чаклар бар иде (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1