Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Ак күлмәгем | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Якасы дулкын бизәк.
Каерылган кош канатыда
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач,
Бәлки син дә сөярсен.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -