Pesni.guru - сайт для Гуру
http://vk.com/urazova_khakimov
(Мөдәрис Газетдинов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләре)
1. Кояш нуры булып,
Чишмәдәй ургылып,
Күңелемә минем
Килдең сөю алып.
КУШЫМТА:
Айдай якты йөзең,
Балдай татлы сүзең.
Эри бәгырькәем,
Бер елмайсаң үзең.
2. Бердәнберем дисәң,
Иң бәхетле сизәм.
Тормышымның яме
Синдә генә икән.
КУШЫМТА:
Күземә кара әле,
Әлдә син бар әле.
Синең белән миңа
Шул тиклем күңелле.
3. Булгач күңелдә яз,
Бәхет күгем аяз.
Сөю бәйрәм итә,
Йөрәк тулы гел наз.
КУШЫМТА:
Синең белән генә
Гөрләшеп гомергә
Яшәрбез әле без,
Иркәм, бергә-бергә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1