Pesni.guru - сайт для Гуру
Егет егетлеген итә,
Ат эчерә буранда.
Әлләли, бәлләли... ат эчерә буранда.
Йөрәгенә чыдый алмый,
Чыгып җырлый урамда.
***
Акбүз атның аппагы ла
Ал чәчәкне таптамас.
Әлләли, бәлләли... ал чәчәкне таптамас.
Егетләрнең акыллысы
Үз-үзен мактамас.
*****
Ай-hай егет бигрәк чибәр,
Кылануың килешә.
Әлләли, бәлләли... кылануың килешә.
Синең кебек матур егет
Морадына ирешә.
*****
Безнең йортта тимер капка,
Ачыла да ябыла.
Әлләли, бәлләли... ачыла да ябыла.
Акылы булган егетләргә
Матур кызлар табыла.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2