Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис сүзләре
ТУГАН ИЛ
Туган ил ул – мәңгелек ил! -
безнең йөрәктә исән.
Бары туган илдә генә
бәхет гөлләре үсә!
Туган ил ул – мәңгелек ил –
дөнья беткәнче исән!..
Туган илдән аерылма
бәхетле булыйм дисәң!
Туган ил ул – мәңгелек ил!
Туган ил мәңге исән.
Коры туфракка җан керә
изге күз яшем тисә.
Туган ил ул – мәңгелек ил!-
безнең өметтә исән.
Күңелләрем күтәрелә
“Әй, туган илем!” дисәм!
Туган ил ул – мәңгелек ил –
кан хәтерендә исән.
Сагынуга түзеп булмый,
туган яктан җил иссә!
Туган илдән аерылма
бәхетле булыйм дисәң!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1