Pesni.guru - сайт для Гуру
Канатланып кайтып киләм
Сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле кеше булам
Туган якка кайтканда.
Гөрләп тора авылларда
Җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны
Кичке гармун моңнары.
Тирә-юньдә бар авыллар
Сабантуйга җыелганнар,
Чиккән сөлге колгаларда
Батырларга җыйганнар.
Гөрләп тора авылларда
Җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны
Кичке гармун моңнары.
Җыелыша бар туганнар
Ата-ана йортына.
Җәй бәйрәме, хезмәт туе –
Әйдә Сабан туена!
Гөрләп тора авылларда
Җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны
Кичке гармун моңнары.
Әйдә, әйдә Сабан туена!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1