Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Зө-ләй-лә - Якты телек | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Якты теләк телә миңа.
Телә миңа изге теләк.
Сине сагынып ярган җанга
Бер назлы сүз, бер сүз кирәк.
Бәхет телә, яңа сөю
Һәм онытыл, калдыр мине.
Үзеңә дә бәхет телим.
Уртак булсын бәхет иле.

Сөю көтәм, сине түгел.
Синең җырың башка хакта.
Синнән китсә, үз елгасын
Табар чишмәм башка якта.

Бәхет иле уртак булсын,
Сөю генә башка, башка.
Синең чишмәң челтерәп аксын,
Син – бер якка, мин – бер якка.
Очрашмасын ул чишмәләр,
Онытсыннар берсен-берсе.
Изге теләк телә миңа.
Миңа олы сөю килсен!

Сөю көтәм, сине түгел.
Синең җырың башка хакта.
Синнән китсә, үз елгасын
Табар чишмәм башка якта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-