Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир.
Әйтче миңа җирдә яшәү хакын.
Мең кат сорыйм - һаман әле җавап ишетелми:
Нәрсә булды сиңа газиз халкым?
Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары.
Бу дөньяда үз юлында һәркем хаклы.
Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:
Ничек сиңа ярдәм итим газиз халкым?
Барыр юлың - кай тарафка, кемнәр әйтер?
Йөрәгеңдә бар мы әле янар ялкын?
Бүген миңа, сулыш кебек, тавышыңны ишетү кирәк.
Дөньяга бер аваз бирче газиз халкым!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1