Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Закир Шахбан - Кичер мине анкай ачуланма | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Тирәнәйгән синең күз төпләрең,
Кайгы-сагыш баскан аларны.
Нишләп була, кем юата ала
Ак чәчләре баскан ананы?!

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Әле кайтыр синең балаларың,
Җыелышыр түшәк яныңа.
Яннарыңда, әнкәм, калыр идем,
Әгәр җылы булса җаныңа.

Кичер мине, әнкәм, ачуланма,
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә,
Түләр идем мин ул бурычны.

Другие названия этого текста
  • Закир Шаһбан - Кичер мине, әнэкәй...(А.Хөсәенов муз.) (0)
  • Закир Шахбан - Кичер мине анкай ачуланма (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-