Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зиля - Гармунчыга минус | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

\"Гармунчыга\"
Татар халык җыры

Кулларыңда тальян гармун
Әйдә әле, бер тарт әле.
Уйнап үскән, җырлап киткән
Көйләрне сайрат әле.

Шөгер Арчаларны уйна,
Шахтаны, Сарманнарны.
Уйна, искә алыйк Илгә
Кайта алмый калганнарны.

Сандугачлар кунып кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул
Сарман буйларында тирәктә
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата шул йөрәктә

Уйна, гармун, җаныбызны
Сагыш сарган көннәрдә
Шушы көйләр алып кайта
Туган үскән илләргә.

Урам көйләре хәзер дә,
Колакта чыңлап тора.
Туган якларга кайтабыз,
Гармуннар тыңлап кына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-