Pesni.guru - сайт для Гуру
1) Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда.
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

2) Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар,
Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар.
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
3) Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына.
Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена!
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Әйдә, әйдә Сабан туена!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1