Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Мишәрем | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Телең бозык диләр миңа
Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз
Без бит мишәр балалары.

Чермешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чупрәлем,
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчә,
Барыбыз бер туганнар.

Мишәр башын тишәр диләр,
Бу юк сүзләр, ялган сүзләр.
Берэү дә түзмәгән җирдә,
Мишәр чыдар, мишәр түзәр.
Үзебезнекен бирмибез,
Читнекенә кызыкмыйбыз,
Начарлыкны кичермибез,
Яхшылыкны онытмыйбыз.

Чермешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем,
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен жирдә мишәрем.
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчэ,
Барыбыз бер туганнар.

Чыкылдашып, сыкылдашып,
Яши горур халкым минем.
Без каймагы татарларның,
Татар иле - минем илем.
Бөек даланың хуҗасы
Булган минем бабаларым,
Бернэрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Чермешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем,
Бөтен җирдэ безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем.
Сергачлар да, Әлкилэр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар,
Бар да сүли нәкъ безнеңчә,
Барыбыз бер туганнар.

Другие названия этого текста
  • Илсөя Бәдретдинова - Мишәрем (1)
  • Илсея Бадретдинова - Мишәрем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-