Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильяс Шәяхмәтов - Сине уйлап (Чулпан Зиннәтуллина көе, Елизавета Малова сүзләре, Ильмир Әзһәмов аранжировкасы, баянда - Булат Шәрипов, тавыш яздыру - Оскар Усманов) | Текст песни

Песня представлена сообществом \"Иң шәп татарча җырлар\"

vk.com/TatarchaMusic

Чулпан Зиннәтуллина көе, Елизавета Малова сүзләре, Ильмир Әзһәмов аранжировкасы, баянда - Булат Шәрипов, тавыш яздыру - Оскар Усманов.

Сине уйлап
1. Сине уйлап, сине сагынып
Сагышланып йөргән бар,
Җиде ятка сер бирмим дип,
Яшь аралаш көлгән бар.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Ут йотып йөргән чагым,
Кояшка сусаган гөлдәй
Язларга кердем тагын.

2. Сине уйлап, сине сагынып
Моң- зарга күмелгән бар.
Яраланган кош хәлендә
Күкләргә үрелгән бар.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Гөлләрдәй сулган чагым,
Сабыр савытларым тулып
Язларга кердем тагын.

3. Сине уйлап, сине сагынып
Канатланып йөргән чак,
Үзенә дәшә яшьлектә
Бергәләп яккан учак.

Куш. Йөрәгемне учка кысып
Ут йотып йөргән чагым,
Суга сусаган гөлләрдәй
Язларга кердем тагын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-