Pesni.guru - сайт для Гуру
Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.
Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул бик ерак,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ялгыз калды анда
Әллә ялгыш, әллә бер язмыш булып.
Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Тик бер ерак йолдыз,
Я айдан Зөһрә кыз,
«Яшьлек ярым монда!» — дип әйтер кебек.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1