Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Авылым таннары (Оскар Усманов муз.аранж.запись.сведение.мастеринг.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Их, авылым таңнары
Оскар Усманов көе Резеда Вәлиева сүзләре

Кайттым туган якларыма
Җырчы кошлар кайтканда,
Кошлар моңына күмелеп,
Таңнар сызылып атканда.

Их, авылым таңнары,
Сызылып атулары.
Сандугачның чут-чут итеп,
Сайрап уятулары.

Әрәмәлек эчләреннән
Челтер чишмә үтәдер,
Челтер чишмә буйларында
Иркәм мине көтәдер.

Их, авылым таңнары,
Сызылып атулары.
Сандугачның чут-чут итеп,
Сайрап уятулары.

Аны да шул таң кошлары
Сайрап уятты микән?
Сайрар кошлардай талпынып
Каршыма чыккан иркәм.

Их, авылым таңнары,
Сызылып атулары.
Сандугачның чут-чут итеп,
Сайрап уятулары.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-