Pesni.guru - сайт для Гуру
муз.Ф.Әхсәнов сл.М.Кабиров
1Бик кечкенә чагымнан ук
Гармун алдым кулыма.
Юлдаш булды юлымда ул
Моңдаш булды юлымда
Припев:
Уйна, гармун, моңлы итеп
Үзәкләрне өздереп.
Тарат кайгы сагышларны
Моңнарыңда йөздереп.
2Рәхмәтем минем бик зур шул
Сиңа моңлы гармуным.
Халкыма җиткерәсең син
Йөрәгемнең бар моңын
3 Синең белән кавыштырдык
Яратышкан парларны.
Уйнап, җырлап бизәдек без
Алтын көмеш туйларны
4 Киләчәктә дә, гармуным
Моңнарың сибелсен гел.
Миңа синсез, сиңа минсез
Яшәүе куңелсездеер
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2