Pesni.guru - сайт для Гуру
Үлеп сиңа гашыйк идем
Ә син мине сөймәдең.
Таҗ яфрагын өзеп юрыйм
Диеп чәчәкләр эзләдем.
К-та:
Шул чәчәкләр гаеплеме
Син мине яратмагач?
Нигә өздем чәчкәләрне
Син янымда булмагач?
“Яратам”, - дип бүләк иттең
Сары чәчәкләр, иркәм.
Ә күңелдә ак бураннар,
Соңга калгансың икән.
К-та:
Шул чәчәкләр гаеплеме
Мин сине яратмагач?
Нигә өздең чәчкәләрне
Мин синеке булмагач?
Койды таҗларын заяга
Өзелгән сары гөлләр.
Сөйгәннәргә соңармагыз,
Бик тиз җитерләр көзләр.
К-та:
Шул чәчәкләр гаеплеме
Син мине яратмагач?
Нигә өздем чәчкәләрне
Син янымда булмагач?
Шул чәчәкләр гаеплеме
Мин сине яратмагач?
Нигә өздең чәчкәләрне
Мин синеке булмагач?
Нигә өздең?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1