Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рената Ильясова - Куллэре (Гузелия кое, Гульфия Шакирова сузлэре) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Күктә тулган ай калыккач,
Йолдызлар төшә күлгә.
Гашыйкларның сөю серен,
Пышылдар өчен җилгә...

Йолдызның нуры җемелди,
Түгәрәк күл өстендә.
Әллә чынлап тылсым бармы,
Мәхәббәтнең хисендә...

КУШЫМТА:
Һәй, күлләре, күлләре,
Күктә йолдыз эзләре.
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре...

Гашыйклар йолдыз саныйлар,
Барсын бәхеткә юрап...
Сөю килсә, килә бит ул,
Тормый ла синнән сорап...

Ай да күлгә сукмак салган,
Нурларын басма итеп.
Күзәтә ул гашыйкларны,
Карый хушлары китеп...
____________________________________

Официальная группа Ренаты Ильясовой: http://vk.com/clubrisha_style
Публичная страница :http://vk.com/public55380161
Татафиша.рф: vk.com/tatafisharf

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-