Pesni.guru - сайт для Гуру
Кыр казлары китте, санамадым,
Җилпер-җилпер канат каганып.
Моңсуланып карап озатып калдым,
Кабат кайтуларын сагынып.
Кыр казлары китте, санамадым,
Белеп торам барыда кайтмасын.
Алып китте көчле җил-өермә,
Ераклашкан казлар тавышын.
Кыр казлары китте, санамадым,
Яз кайтырлар әле санармын.
Йөрәгемдә калган моңсу сагышлары,
Яңарылар кабат язларын.
www.tatshop.ru
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1