Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сафин Габдельфат - Карлы янгыр | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама...
Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама...
Онытырга телим — мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим?..

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама...

Другие названия этого текста
  • Сафин Габдельфат - Карлы янгыр (0)
  • Зуфар Хайретдинов - Карлы янгыр (0)
  • Зуфар Хайретдинов - Карлы янгыр (Снежный дождь) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Габдельфат Сафин Венера Шамиева Хыянэт Габдельфат Сафин Венера Шамиева Хыянэт
    Габдельфат Сафин Венера Шамиева Хыянэт ... Габдельфат Сафин хэм Рафина Ганиуллина - "Укенеч" - Duration: 6:12. by TVmaidan ...