Җырың чыңлады күңелемдә: Сары чәчәк өзмәгез. Сары чәчәкләрне өзеп, Ялгыз кала күрмәгез. Өзәм әле сары чәчәк — Барыбер ялгыз калдым мин. Сары чәчәкләрне өзеп, Сине искә алдым мин.
Су буйларында йөргәндә Чәчәкләргә эндәштем. Сары чәчәкләрем белән Синдәй күреп сөйләштем.
Җырың чыңлады күңелемдә: Сары чәчәк өзмәгез. Сары чәчәкләрне өзеп, Ялгыз кала күрмәгез. Өзәм әле сары чәчәк — Барыбер ялгыз калдым мин. Сары чәчәкләрне өзеп, Сине искә алдым мин