Pesni.guru - сайт для Гуру
Оскар Усманов көе, Г. Шакирова сүз.
Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме-
Ул бит безнең туган көн.
Истәлекле шушы көнне
Көтеп ала бит һәркем.
Туган көн,ул туган көн-
Гомернең бер мизгеле.
Әллә нидән шатландыра,
Сөендерә күңелне.
Бүләкләргә,теләкләргә
Күмеләсең ул көнне.
Күңелле булган вакытлар
Куандырмый соң кемне?!
Каршы алыйк бәйрәмнәрне
Дуслар-туганнар бергә.
Якыннар белән берләшеп
Яшик шулай гомергә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1