Pesni.guru - сайт для Гуру
Тормыш сәер, насыйп ярың
Тия дә өлешеңә
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Биргәнеңә мең шөкер дип
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Другие названия этого текста
- Эльвира Хамматова - Насыйп ярым, балаларым!!!!! (1)
- Алинә Сәфиуллина, Эльвира Хамматова. - Бәхетле язмыш.( Эльмира Җәлилова сүзләре, Хәмид Мәткәримов көе) (0)
- Алина Сафиуллина и Эльвира Хамматова - - "Бэхетле язмыш" (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1