Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Эссе - Кыз бала (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Елмаясың моңсу гына карап,
Керфекләрең никтер дымлана.
Бер сагышның бер шатлыгы була,
Бәхетләрең булсын, кыз бала,
Әй, кыз бала.

Яратасың микән, ярат кына
Ходайдан башканы сорама.
Сөя белү - үзе бәхет бит ул,
Син бәхетле бүген, кыз бала.

Кая гына аяк атласаң да,
Күңелең аны уйлап сызлана.
Үтәр димим, бәлки чигенер ул,
Оныта алмассың ләкин, кыз бала,
Әй, кыз бала.

Яратасың микән, ярат кына
Ходайдан башканы сорама.
Сөя белү - үзе бәхет бит ул,
Син бәхетле бүген, кыз бала.

Күзләрең бик көләч, сизенәм -
Йөрәгеңнән һаман яшь тама.
Ярдәм үтен, сабырлыклар сора,
Син түзәргә тиеш, кыз бала,
Әй, кыз бала.

Яратасың микән, ярат кына
Ходайдан башканы сорама.
Сөя белү - үзе бәхет бит ул,
Син бәхетле бүген, кыз бала.

Син үзең дә моңлы җыр шикелле,
Һәр сулышың җырда җырлана.
Бәхет тулсын иде ул җырларга,
Сиңа бәхет тиеш, кыз бала,
Әй, кыз бала.

Яратасың микән, ярат кына
Ходайдан башканы сорама.
Сөя белү - үзе бәхет бит ул,
Син бәхетле бүген, кыз бала.

Другие названия этого текста
  • Эссе - Кыз бала (минус) (0)
  • Эссе - Кыз бала (муз. Нияз Валиев, сл. Г.Гарипова) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -