Нигә?.. Нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр
Керфек очларыңнан агалар?!
Кайчак, күзләреңнән көчләр алып,
Биеклеккә табан ашам мин,
Ә кайчакта башым түбән иям,
Әй, Әминәм, синнән качам мин.
Син кем, белмим, синең шаян күзләр
Нигә, белмим, болай багалар;
Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым,
Керфек очларыңнан агалар?!
Син ал инде, ал ул күзләреңне,
Алар шундый, шундый караңгы...
Үле тынлык анда, саф мәхәббәт
Исреп йоклый әле...
Другие названия этого текста
- Камерный хор Республики Татарстан - Дж. Файзи «Урман Кызы» (0)
- Juna - Урман кызы (Х.Такташ cүзләре) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1