Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Автор музыки Раис Нагимуллин - "Туган ягы кирәк кешегә " Слова Ф.Яруллина | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Кере өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-