Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова сүзләре, Эльвира Хаматнурова көе, Аранжировка А Карташова, запись И.Ногманов) | Текст песни

ЯЗМЫШНЫ БӘЙЛӘДЕК ГОМЕРГӘ
Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

КУШЫМТА:
Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак-вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.

Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт,тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.
ГӨЛФИЯ ШАКИРОВА 31.03.2014

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-