Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алиһә Нур - Бердән берем(сл.Гөл Мирхәди муз. Эльвира Хәмәт-Нурова | Текст песни

Бердән – берем.
Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе
1.Яңгыр яуган зәңгәр кичне,
Бөтен җирдә шомырт исе.
Шатлыктан исергән төсле,
Атлыйм урамнан.
Дусларым җыелган җиргә,
Ашыгам “Сәләм”диергә,
Бергәләп шашып биергә
Көйләр куелган.

Кушымта:
Сәләм,сәләм,сәләм,сәләм –
Кайда соң сөйгәнем?
Күңелем көтә ашкынып
Биергә килгәнен.

2.Утлар күз кысышкан чакта
Күз ташлыйм син килер якка.
Уйлагач тик синең хакта
Башканы күрмим.
Күңелемә килгән язны,
Син кабызган сөю назын
Хәтта юри,хәтта азга
Беркемгә бирмим.

Кушымта:

3.Чәчәкләрнең ап – аклары,
Якты таңның саф чыклары
Язның сайрар кошчыклары,
Шаһит булыгыз.
Безнең сөю шатлыгына,
Безнең хисләр сафлыгына
Алга,хыял офыгына
Барыр юлыбыз.

Кушымта:
Беләм,беләм,беләм,беләм,-
Син генә сөйгәнем,
Гөмерлеккә яр итәсе
Бердән – бер дигәнем.

Другие названия этого текста
  • Алиһә Нур - Бердән берем(сл.Гөл Мирхәди муз. Эльвира Хәмәт-Нурова (0)
  • Алиһә Нур 2005 - Бердән берем(сл.Гөл Мирхәди муз. Эльвира Хәмәт-Нурова (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-