Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алиһә Нур - Әниемә бүләгем | Текст песни

1.Туган көнең котлап,
Ни бирим, әнкәем,
Кадерлем,газизем,күз нурым?
Әллә бар бүләктән
Кадерле булырмы
Җанымнан саркыган бу җырым...

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Моң биргәнсең миңа
Сандугачлар кебек,
Яшәсен дип, сайрап илендә.
Күңелем моңында,
Иң матур җырымда
Өлешең бар, әнкәй, синең дә.

Нурлы йөзең белән,
Назлы сүзең белән
Канатлар куйгансың җаныма.
Шул канатлар мине,
Саганганда сине,
Алып кайта туган ягыма,
Алып кайта туган ягыма...


Другие названия этого текста
  • Алихэ Нур татарская минус 89174384827 - Эниемэ булэгем (Резеда Валиева суз Эльвира Хаматнурова көе) (1)
  • Алиһә Нур - Әниемә бүләгем(Резеда Валиева суз Эльвира Хаматнурова көе) (0)
  • Алиһә Нур - Әниемә бүләгем (0)
  • Алихэ - Эниемэ булэгем (Резеда Валиева суз Эльвира Хаматнурова көе) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-