Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алиһә Нур - Попурри | Текст песни и Перевод на русский

1Язмышларны язып буламы
Эльвира Хәмәтнурова көе Гөл Мирһади сүзләре

Җиргә килә кеше үзе теләп түгел
Түгел үзе теләп алган вакыт илдә
Язмышның кулында бары
Бер уенчык кына, —
Бөекме син, кеше, уйла,җирдә?!

Язмышның кулында бары
Бер уенчык кына, —
Бөекме син, кеше, уйла,җирдә?!

2Хатлар килсен
Эльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре

Хатлар ала туган илдә
Кемнәр көткән өметләнеп,
Хатлар килә туган илгә
Сөйгәненә егетеннән.

Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын исән генә булып
Хат язарга хәрбиләргә
Сәләмнәрен җибәрәләр
Әниләргә, Әтиләргә.
Язсын әйләнеп кайтарга
Хәрбиләргә.

3Бар ялкын өләшәсем
Эльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре

Бар ялкын өләшәсем
Вакытның ак канатына
Утырып оча хыял.
Елларны үткән чакларда
Чак тезгәннәрен тыям

Кешеләргә дөреслек утыннан
Бар ялкыннар алып бирәсем.
Бар изгелек уты өләшәсем, —
Тукта, вакыт, нигә ңиләсең?

4Бердән-берем
Эльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре

Яңгыр яуган зәңгәр кичне,
Бөтен җирдә шомырт исе.
Шатлыктан исергән төсле,
Атлыйм урамнан.
Дусларым җыелган җиргә,
Ашыгам “Сәләм” диергә,
Бергәләп шашып биергә
Көйләр куелган.

Сәләм, сәләм, сәләм, сәләм —
Кайда соң сөйгәнем?
Күңелем көтә ашкынып
Биергә килгәнен.

5Көткәндә
Эльвира Хәмәтнурова көе Гөл Мирһади сүзләре

Борма борма юллар тасмасы
Офыкларга кереп югала
Көтеп арысам да,
Көтеп саргайсам да,
Әллә ниләр күңел юрама.

Үткәндә, киткәндә
Бары тукталыш мин синең юлыңда.
Көнендә, төнендә,
Күзем тала карап киткән юлыңа.

6Син булсаң янымда
Эльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре

Мин — ялгыз дулкын,
Син — коткарыр ярым, —
Киң күкрәгеңә
Ничекләр башны салыйм.

Син булсаң янымда
Бик кайгылы чагымда,
Юатсаң, яратсаң,
Сагышларым тарала.
Син булсаң янымда
Бик бәхетле чагымда
Бәхетем, шатлыгым
Кабатлана тагында.

7Башкортостан туган илем минем
Эльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре

Бар җирдә бер гүзәл ил —
Минем туган илем.
Ул — яшел урман — кырлыр,
Йомшак назлы җиле.
Кош булып канат җәеп
Оч икән, коч икән!
Әй җирем синдәй гүзәл
Бар микән илләр бүтән,
Бар микән.

Мин сине генә сөям,
Сиңа гына баш иям,
Әй, Башкортостан, туган илем
Газиз җирем минем
(Гүзәл җирем минем)

8Уфам — башкалам
Эльвира Хәмәтнурова көеХарис Сәгыйтов сүзләре

Ике идел ярында
Мәңгелек дан кала
Чәчкәгә күмелеп
Кояшта нурлана
Моңнарга байкала
Җырларга байкала
Ике идел ярында
Дулкында чайкала

Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Үз әнкәмдәй күреп
Иңеңә баш салам
Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Мин синнән көч алам
Эй, гүзәл башкалам

9Танып
Эльвира Хәмәтнурова көе Әхнәф Мазгаров сүзләре

Ак Танып сине сагынып
Кайтам йөрәгем янып
Дәшәсең мине Танып
Ак дулкыннарга кагып.

Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.

10 Көндәшле
Эльвира Хәмәтнурова көе Нәфис Хәмәтнуров сүзләре

Инешенең ярларында
Гүзәл күркәм җиреннән
Бу авылга нигез салган
Нурай татар иленнән

Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, сердәшле
Пар чишмәләр ул иле
Көндәшле, кардәшле
Бер туганнар ул иле
Кәндәшле, тернәкле
Пар канатлар ул иле

11 Туган җирем
Алик Локманов көеӘнгам Атнабаев сүзләре

Чияле тау…
Юкә урманы…
Бәпкә үлән баскан урамы
Кышкы көннең салкын бураны,
Мин шушында, дуслар, туганмын.
Шушы җирне,
Шушы ћаваны
Иң тәүбашлап күргән күзләрем.
Шушы җиргә пичәтләнеп калган
Кеп-кечкенә тәпи эзләрем.

12 Әниемә бүләгем
Эльвира Хәмәтнурова көеРезеда Вәлиева сүзләре

Туган көнең котлап,
Ни бирим, әнкәем,
Кадерлем, газизем, күз нурым?
Әллә бар бүләктән
Кадерле булырмы
Җанымнан саркыган бу җырым…

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

13 Кавышыйк
Эльвира Хәмәтнурова көеРамил Чурагулов сүзләре

Сагындым, сагындым, сагындым
Син кайда, син кайда, син кайда
Бер көнне очрашып
Бер көнне табышып
Мәңгегә кавышыйк без әйдә

Җил бураннар
Кар яңгырлар
Һич кәртә була алмас
Кавышу минутын көтеп
Очрашуга барып бас

14 Кәбән өсте
Эльвира Хәмәтнурова көе Рамил Чурагулов сүзләре

Без йөгереп йөргән болын
Кәбәннәргә кереп бетте
Печән өсте, йөрәкләргә (2)
Чын мәхәббәт тәрәз чиртте
Чәчләреңдә чәчәк исе
Кәрәз балы ап-ак тәнең
Җиләк кебек тәннәреңнең (2)
Иреннәрем тоя тәмен

Тәннәр тәнгә нык береккән
Мәҗнүн, Ләйлә ул без икән
Чәчәкләрдән торган кәбән
Безгә түшәк, безгә юрган.
Сиңа рәхмәт, сиңа рәхмәт
Көтөп алган саф мәхәббәт
Рәхәт, рәхәт шундый рәхәт
Секундыңа,минутыңа
Мең-мең рәхмәт!

15 Йөрәкләр сөюле ялкында
Эльвира Хәмәтнурова көе Минвазыйх Фатыйхов сүзләре

Йолдызлардан бергә нурлар җыйдык,
Түкми-чәчми җанда урадык.
Йолдызлар атылды, дәшмичә санадык-
Пар сөю килсенгә юрадык.

Йолдызлар атыла мәхәббәт хакына.
Югалган йолдызлар без түгел.
Бер балкыш янымда, яктыра тагын да
Эретә, күңел бит боз түгел.

16 Әллә күрешәбез, әллә юк
Алик Локманов көе Илдар Юзеев сүзләре

Башка төшкән кайгы-шатлыкларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк.
Озат мине, озат, кайта алмам озак,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

17 Бәхетем-мөхәбәтем
Эльвира Хәмәтнурова көеРамил Чурагулов сүзләре

Әлеге кәдәр мин сине
Нигә күрмә

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Севинч Муминова Турсунзаде Регар 2 Севинч Муминова Турсунзаде Регар 2
    Дилшод Нур. SubscribeSubscribedUnsubscribe 811811 ... Дилшод Нур Shared on Google+ · 1 year ...
  • Домбыра попурри Домбыра попурри
    Домбыра попурри. aLeeBai. SubscribeSubscribedUnsubscribe 1,5311K ... ali alishka 6 months ago ...
  • Koss Display - Baile Promo Tanzilat Nur Koss Display - Baile Promo Tanzilat Nur
    Baile de La Promocion Tanzilat Nur con los servicios de Koss Display Sonido Video e ...
  • Marek Weber - Comedian Harmonists - Blume von ... Marek Weber - Comedian Harmonists - Blume von ...
    Hallo Freunde hier endlich für Sie in einer guten Qualität, etwas ganz ganz Besonderes ...