Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алиһә Нур - Әтиемә ( Ильдар Гайсин суз редакцияләү Гөл Мирһәди Эльвира Хаматнурова кое ) | Текст песни

Әтиемә
Эльвира Хәмәтнурова көе Илдар Гайсин-Гөл Мирһади сүзләре

Әти, бәгърем, бик еш искә төшә
Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Горурланам, әтием, синең белән,
Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә.
Озак яшә, сәламәт бул берүк,
Күз тимәсен яшьлек кичеңә!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Бик еш искә алам әти сөеп,
Иркәләгән кызчык — үземне…
Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә
Мең кадерле көләч йөзеңне?!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?
Источник: http://erlar.ru/node/4878

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-