Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алиһә Нур - Уфам-башкалам ( Харис Сагитов суз Эльвира Хаматнурова кое ) | Текст песни

Уфам — башкалам
Эльвира Хәмәтнурова көе Харис Сәгыйтов сүзләре

Ике идел ярында
Мәңгелек дан кала
Чәчкәгә күмелеп
Кояшта нурлана
Моңнарга байкала
Җырларга байкала
Ике идел ярында
Дулкында чайкала

Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Үз әнкәмдәй күреп
Иңеңә баш салам
Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Мин синнән көч алам
Эй, гүзәл башкалам

Балкыган кояштай
Нурларга чумгансың
Әйтерсең син үзең
Кояштан тугансың
Халкыма көч биргән
Эшләргә дәрт биргән
Сөергә хис биргән
Син гүзәл башкалам.

Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Үз әнкәмдәй күреп
Иңеңә баш салам
Гүзәлдән гүзәлсең
Уфам син башкалам
Мин синнән көч алам
Эй, гүзәл башкалам

Мин синнән көч алып
Яшәүгә шатланам.
Источник: http://erlar.ru/node/4451

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-