*1) Тормыш сәер - насыйп ярың
Тия дә өлешеңә,
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.
*куш. Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы.
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
*куш.
*2) Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез-тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда.
*куш.
*3) Биргәненә мең шөкер дип,
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.
*куш.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1