Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Асаф Вәлиев & Эльвира Хамматова - Серләшү | Текст песни

Минем йөрәк сер сандыгын ачты,
Синең йөрәк белән серләшә.
Йөрәк түгел, әллә җаннарыбыз
Сүзсез генә микән сөйләшә?

Гөл тирбәнеп куйды өй түрендә,
Яфракларга яфрак эндәшә.
Яфрак түгел, әллә хисләребез
Берсен-берсе сүзсез эзләшә?

Ашкынып ла көткән яңа елда
Ап-ак карлар бәхет өләшә.
Карлар түгел, әллә бураннарда
Җаннарыбыз бергә сөйләшә?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-