Pesni.guru - сайт для Гуру
Исән генә йөр, кадерлем.
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың...
Кушымта:
Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.
Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.
Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә табалмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне
Яннарыңнан китеп югалмам.
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Исән генә йөр,кадерлем (1)
- Гүзәл Уразова - Иҫән генә йөрө,ҡәҙерлем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1