Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Туган авылым (караоке) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру


Чыңлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә.
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Ераклардан карап киләм
Чыңлы басуларына.
Шунда гына тыңгы табам
Күңелем ярсуларына.

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.

Шушы кырлар буйлап минем
Яшьлек юлларым үткән.
Шул юллардан яшьлек дустым
Елмаеп чыкса икән!

Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -