Pesni.guru - сайт для Гуру
"Мәхәббәт бәхет китерсен"
(Ильмира Нәгыймова көе, Айгөл Шафигуллина сүзләре)
1. Мәхәббәт бәхет китерсен,
Янсын сөю утында.
Һәр кешенең насыйп яры,
Очрасын юлларында.
КУШЫМТА:
Ак өметләр, ак бәхетләр
Ак теләкләр, ак сөю.
Читләп үтсен гашыйкларны
Хыянәт, яну, көю.
2. Мәхәббәт бирсен һәркемгә
Ышанычны һәм көчне
Сөю уты елдан-елга
Дөрләсен иде көчле.
КУШЫМТА.
3. Мәхәббәт бәхет китерсен
Сабыйлар тусын җиргә.
Ике гашыйкның йөрәге
Типсен иде гел бергә.
КУШЫМТА.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1