Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсур Сафин - Сөюләрең булсын чын | Текст песни

Сөюләрең булсын чын
Резеда Ахиярова көе Ренат Харис сүзләре

Якты йөзең белән яктырттың
Язмышымның моңсу даласын.
Минем өчен мәңге-мәңгегә
Син кояшым булып каласың...

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Назлы күзең белән назладың
Күзләремнең дымлы камышын.
Әйтә алам хәзер ышанып —
Шатлык белән инде таныш мин.

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Җылы сүзең белән җылыттың
Күңелемнең бәзле көннәрен.
Чәчәк атты инде мәңгегә
Бәхетемнең алсу гөлләре.

Син сихерчем минем,
Тылсымчым!
Сөюләрең генә
Булсын чын!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-