Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ландыш Нигматжанова - Кермә кабат төшләремә | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Төшләремә кермә бүтән
Ризалаштым инде күптән.
Юлларыбыз аерылганга
Айлар үткән, еллар үткән.
Күз яшьләрем инде кипкән
Яңартма әле яраларны.
Сөю хисе бөре чакта
Ятлар бозды араларны.

Төшмә, зинһар, исләремә,
Тынычлык бир хисләремә.
Оныттым дип йөргән чакта,
Кермә кабат төшләремә.

Бергә йөргән сукмакларны
Чирәм баскан, карлар күмгән.
Үткәннәргә юллар бикле
Өмет уты инде сүнгән.
Гомеркәйләр синсез үткән,
Йөрәк язмышына күнгән.
Кермә таңда төшләремә
Җиргә инде шәфакъ иңгән

Төшмә, зинһар, исләремә,
Тынычлык бир хисләремә.
Оныттым дип йөргән чакта,
Кермә кабат төшләремә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-