Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Бер-беребезгә | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әнвәр Нургалиев – Бер-беребезгә
(Оскар Усманов көе, Анна Попова сүз.)

Мәңгелеккә әсир итте
Синең күзләрең.
Хисләремне аңлатырга
Тапмыйм сүзләрем.
Сандугачлар җырда сайрый
Синең исмеңне.
Ничек кенә ачыйм икән
Йөрәк серемне.

Кушымта:
Йолдызларга - йолдыз
Тиң була диләр.
Гөлләр белән гөлләр
Пар килгәннәр.
Син аңлачы, иркәм,
Бу ямле җирдә
Яратылган без дә
Бер-беребезгә.

Рәхмәт яусын очраштырган
Якты көннәргә.
Сине дөньяга тудырган
Газиз әнкәңә.
Язгы көндә кояш сыман
Кердең тормышка.
Синсез алдан яшәмәгән
Кебек тоела.

Бүләк итсәң йөрәгеңне,
Иркәм, әгәрдә.
Миннән дә бәхетле кеше
Булмас бу җирдә.
Мәхәббәтем нурларына
Сине бөркәрмен.
Мәңге-мәңге сине яклап,
Сөеп яшәрмен.

Кушымта:
Йолдызларга - йолдыз
Тиң була диләр.
Гөлләр белән гөлләр
Пар килгәннәр.
Күрәсеңме, иркәм?
Бу ямьле җирдә
Яратылган без дә
Бер-беребезгә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-