Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Әнвәр Нургалиев - Игелекле бала бул | Текст песни

Анвар Нургалиев - Игелекле бала бул
(А. Юнусов көе hәм сүз.)

1. Бу фани дөньяга бер генә килгәнбез,
Китәсе hәркемгә билгеле.
Шуңа үз гомереңне багышла сөюгә,
Хак түгел йөрергә тилмереп.

Кушымта: Һәр эшләрең синең изгелектән торсын
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.

2. Үсеп буйга җиткәч, туган йортны ташлап,
Насыйп була читкә китәргә.
Туган ягыбызга, әткәй-әнкәйләргә
Кайтыйк без хәлләрен белергә.

3. Һәр эшеңне башла изге ният белән,
Үз язмышың синең кулыңда.
Гореф-гадәтләрне, телебезне, динне
Саклап кал киләчәк буынга.
___________________________________
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-