Сөям диеп ярыңа син
Әйттең буген дә өзеп.
Шулай да уйлап кара әле!
Ашыкмыйсыңмы егет?
Кушымта:
Күңелең ятып бетмәсә,
Эзлә ярның башкасын.
Ирне ир иткән дә хатын,
Юк иткәне дә хатын.
Туйлар уза да китә ул,
Яшисе бар бит әле.
Сабырлыклар җитәрме икән,
Суытмаска хисләрне?
Кушымта:
Күңелең ятып бетмәсә,
Эзлә ярның башкасын.
Ирне ир иткән дә хатын,
Юк иткәне дә хатын.
Ялгышулар нигә безгэ,
Бер генә лә гомерләр.
Ярны күзләребез түгел,
Сайласыннар күңелләр.
Кушымта:
Күңелең ятып бетмәсә,
Эзлә ярның башкасын.
Ирне ир иткән дә хатын,
Юк иткәне дә хатын.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1