Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ренат Ибраһимов - Киек казлар китә /минус/ | Текст песни

Рөстәм Яхин көе Мостафа Ногман сүзләре

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр…
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Другие названия этого текста
  • Хәйдәр Бигичев - Киек казлар китә /минус/ (1)
  • Ренат Ибраһимов - Киек казлар китә /минус/ (0)
  • Ренат Ибрагимов - Киек казлар китә(минус) (0)
  • Ирек Фатихов - Киек казлар. (0)
  • Ренат Ибраһимов - Киек казлар китә /минус/ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-